Чаллы күгендә пычрак матдәләрнең рөхсәт ителгән күләмнән артып китмәве ачыкланган

2019 елның 26 июле, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, Чаллы шәһәре һәм Тукай районы күген нәрсәдер каплауга бәйле рәвештә, квадрокоптер һәм күчмә экологик лабораторияләрдән файдаланып, мониторинг үткәргән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының атмосфера һавасы пычрануга контрольлек итү буенча автомат станцияләре һәм күчмә эко-лабораторияләре күрсәткечләре нигезендә, атмосфера һавасында пычрак матдәләрнең рөхсәт ителгән чик күләмнәрдән артмавы ачыкланган.

“Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе һәм ТР Гидрометеорология хезмәте идарәсе вәкилләре белән оператив элемтә җайга салынды. Белгечләр, һаваның караңгыланып китүе  һавада тузан яки төтеннең бик күп вак, каты кисәкчекләре туплануга бәйле, дигән фикергә килде. Атмосфера күренеше – караңгылану сәбәбе – Ханты-Манси автономияле округындагы һәм Көнбатыш Себердәге янгыннар. Татарстан метеорологлары мәгълүматларына караганда, бу территорияләрдә дистәләрчә урында бик зур янгыннар котырына. Төтен өч көн элек һава агымы белән Башкортстанга килгән, хәзер инде безнең төбәккә дә килеп җитте,” - ди ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе начальнигы Наил Гарипов.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International