Санкт-Петербургта Халыкара БИОС-форумы узачак

2019 елның 26 июле, җомга

2019 елның 19-24 сентябрендә Санкт-Петербургта XXIV Халыкара БИОС-форумы узачак. Чараның максаты – технологик алгарышка экологик контрольлек алып бару һәм иң алдынгы технологияләр нигезендә яңа био-культура – XXI гасыр культурасы өчен алшартлар тудыру зарурилыгын исәпкә алып, заманча био-сәясәт һәм әйләнә-тирә мохит проблемалары буенча фикер алышу. Әлеге форум “Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек” халыкара фәнни конференциясен; төбәкара яшьләр Биос-олимпиада 2019 чарасын; “Өченче меңьеллыкта экология һәм Био-культура” сәнгать-музыка фестивален үз эченә ала.

Форумда катнашу өчен 2019 елның 10 августына кадәр клуб сайтында http://bios-club.spb.ru/ онлайн теркәлергә кирәк. Теркәлү расланганнан соң оештыру комитеты хезмәтләрне электрон рәвештә тапшыруны сорый.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International