Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш териториаль идарәсе хезмәткәрләре Лениногорск районының “Олимпиа” балалар савыктыру лагеренда ял итүчеләргә әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тудыруны максат итеп куйган бик тә мавыктыргыч чара үткәрде.
2019 елның 19-24 сентябрендә Санкт-Петербургта XXIV Халыкара БИОС-форумы узачак. Чараның максаты – технологик алгарышка экологик контрольлек алып бару һәм иң алдынгы технологияләр нигезендә яңа био-культура – XXI гасыр культурасы өчен алшартлар тудыру зарурилыгын исәпкә алып, заманча био-сәясәт һәм әйләнә-тирә мохит проблемалары буенча фикер алышу.
Инде 2018 елның маенда ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләренә Казанның Идел буе районында яшәүче берәүдән табигатьне саклау законын бозу турында хәбәр
кергән. Ул дәүләт инспекторларына Лебедев урамында нефть продуктларын агызу турында әйткән.
Бүген Яшел Үзән районының “Исток” лагеренда ял итүче балалар экологиягә карата сакчыл мөнәсәбәттә яшәргә, табигать байлыкларын сакларга, иске әйберләргә яңа “сулыш” өрергә һәм экологик продуктларны
башкаларыннан аерырга өйрәнгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсендә яраксызга чыккан батареяләр җыю акциясе үткәрелгән. Чарада Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, район мәктәпләре һәм мәктәпкәчә учреждениеләр зур активлык күрсәткән.
Чаллыда хәтәр калдыклар белән эш итү өлкәсендә закон бозу ачыкланган. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә гражданнардан шәһәрдә сәүдә үзәкләреннән берсенең территориясендә яраксызга чыккан терекөмешле лампалар өеме калкып чыгу турында мөрәҗәгать алынган.
В.И. Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экология фонды һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, “Россия тыюлыклары” экспоүзәге” автоном коммерциясез оешмасы һәм “ГРИНЛАЙФ” Төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Иң яхшы эковолонтерлар отряды” II Бөтенроссия конкурсын үткәрү турында игълан итте
Әлмәт шәһәр суды Әлмәт районы төзелеш компаниясеннән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары миннистрлыгы файдасына 300 мең сумнан артыграк күләмдә штраф түләтү турында карар чыгарган. Әлеге предприятие тарафыннан әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен әнә шуның кадәр түләргә туры киләчәк.
Экологик тормыш рәвешен гадәти булмаган интерактивка әйләндергәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре табигать ресурсларына карата сакчыл мөнәсәбәтне үстерү максатыннан чыгып, Тукай районы “Балкыш” савыктыру лагеренда экология дәресе үткәргән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә билгеле бер гражданнардан Чаллыда җир эшләре алып барылу турында хәбәр кергән.