Бакча ширкәте рәисенә рөхсәт ителмәгән урында чүплек калкып чыгуга юл куйган өчен штраф яный

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Чаллыда яшәүчеләр бакча ширкәтләренең берсе территориясендә рөхсәтсез чүплек пәйда булуга ризасызлык белдереп, экологларга мөрәҗәгать иткәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре әлеге хәбәрне ишетүгә, күрсәтелгән адрес буенча шундук юлга кузгалган. Территорияне тикшергәндә, җир биләмәсенең, чыннан да, полиэтилен, агач һәм көнкүреш калдыклары белән пычрануы расланган. Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Закон бозучыга 10 000 сум күләмендә штраф яный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International