Быелның август аенда территорияләрне вертолетка утырып тикшерү барышында Әлмәт шәһәре читендә рөхсәт ителмәгән урында төзелеш калдыкларыннан чүплек калкып чыгуы ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары кичекмәстән шул урынга юл тоткан. Территорияне тикшерү барышында ике чүп-чар өеме табылган. Чүплекнең гомуми мәйданының 24,38 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Чүп-чар арасыннан “Транснефть-Прикамье” акционерлык җәмгыятенең “Кәләй” нефть кудыру станциясе объекты документлары табылган. Тикшерү барышында ачыкланганча, участокка капиталь төзекләндерүдән калган чүп-чар өеп куелган. Калдыкларны объектта эшләр башкарган подряд оешмасы – “ГИРС” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ташлап калдыруы билгеләнгән.
Әлеге факт буенча юридик затка Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.7 статьясындагы 2 өлеше (“Җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны, җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә бүтән тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән. Закон бозучыга 800 мең сум күләмендә штраф яный.