Республика ЭКОлидерына әйлән! Бәйгедә катнашуга гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итә. Анда катнашуга үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп табигатьне саклауны сайлап алган иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган кешеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын мәгънәсендә зур ярдәмчеләренә әйләнгән журналистлар чакырыла.

Хезмәтләр түбәндәге төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр:

ь һәм газ сәнәгате:

төзелеш сәнәгате;

ь комплекс;

авыл хуҗалыгы һәм урман сәнәгате;

мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында экологик белем;

гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем;

югары белем бирү мәгариф оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем.

 

Җирле үзидарә органнары:

муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен;

шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен;

авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен.

 

Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:

иҗтимагый берләшмәләр;

жданнар;

халык контроле.

 

Массакүләм мәгълүмат чаралары:

иң яхшы телесюжет;

иң яхшы радиосюжет;

иң яхшы электрон массакүләм мәгълүма чарасы;

вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы язма.

Материаллар 2019 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгак ясау 2019 елның IV кварталына планлаштырылган. Бәйге әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик проблемаларга җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлегенә карата кызыксындыру тудыру максатыннан уздырыла. 

Белешмәләр алу өчен телефон:  8(843)2676811, журналистлар өчен – - 8(843)2676822.

Гаризалар кабул итү:

- оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр Anastasia.Merdyukova@tatar.ru,

- җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар Anisa.Mannapova@tatar.ru

- массакүләм мәгълүмат чаралары eco.press@tatar.ru

Конкурс турында нигезләмә белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында  (http://eco.tatarstan.ru/rus/2018-2867297.htm): “Министрлык эшчәнлеге” – “Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү” бүлегендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International