Бүген Халыкара кар барсы көне билгеләп үтелә

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Иң элек 2013 елда Бишкәктә ирбисны саклап калу буенча үткәрелгән форумның әлеге бәйрәмгә нигез салуын әйтеп үтәргә кирәк. Мәчеләр семьялыгына керүче бу ерткыч асылда Үзәк Азия төбәгенең таулы урыннарында яши. Барсларны, Россиядә тыш, Әфганстанда, Мьянма, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакьстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстанда да очратырга була. Сирәк очрый торган матур төстәге кыйммәтле тиресе  барсны кыргый җәнлекне законсыз аулау хакына теләсә нәрсә эшләргә әзер булган браконьерлар “мушкасы”на әйләндергән. Бу ерткычлар Кызыл китапка кертелгән, Россиядә аларның саны 70тән артмый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда кар барслары популяциясен саклап калуны өйрәнү мәсьәләсе каралуын билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International