Чүпне аерып җыю системасын гамәлгә кертүгә ярдәм иттеләр! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең 23нче “Менеджер” хосусый урта мәктәбендә экология дәресе үткәрде. Чараның максаты укучыларны өйдәге калдыклар белән дөрес эш итәргә өйрәтүдән гыйбарәт булды.
Дәреснең теория өлеше салмак кына, үзләштерелгән материалны ныгыту өчен, уен рәвешен алды. Балалар чүпне аерып җыюның нигезләре белән танышканнан соң җыелган чүп-чарны мөстәкыйль рәвештә аерып карады.
Шулай итеп, экология дәресендә балаларга акылны, фикер йөртү сәләтен эшкә җигү мөмкинлеге бирелде. Укучылар шулай ук нинди көндәлек гадәтләрнең табигый ресурсларны, суның, һава һәм туфракның чисталыгын сакларга ярдәм итүенә төшенде.