Экологик шоу. Казанның 190нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чүпне аерып җыюга карата үз карашлары белән таныштырганнар

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

 “Иллюминатордан җир күренә”. Бүген Казан шәһәре 190нчы балалар бакчасына йөрүче нәниләр пластиктан, кәгазь һәм башка материаллардан ясалган гаҗәеп киемнәрдән “Земляне” төркеменең әнә шул “Земля в иллюминаторе видна” дигән популяр җырын башкарган. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты, Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары – “Гринта” һәм “ПЖКХ” идарәче компаниясе” вәкилләре катнашкан.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге балалар бакчасында сабыйларны тәрбияләүгә бик тә заманча, иҗади якын киләләр: органик продуктларны өйрәнәләр һәм тикшерәләр, үзләренең тәрәзә төпләрендә эко-продуктлар үстерәләр икән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы, балаларга ярдәм итү һәм аларның алга таба ачышларына этәргеч бирү максатыннан чыгып, яшь тикшерүчеләргә “Пчелка-У/хим” мини-экспресс-лабораториясен дә бүләк иткән әле. Бүләкне министр урынбасары Тимур Гыйлаҗев тапшырган: “Хәзер сез кирәкле  җиһаз  белән  тәэмин ителдегез – сезне экспериментлар, күзәтүләр һәм тәҗрибәләр көтә. Яңа җиһазны ничегрәк үзләштерүегезне белү өчен сезнең янга яңадан килеп китәчәкмен әле”, – дип билгеләп үткән.

Чараның тантаналы өлешеннән соң “Түгәрәк өстәл” үткәрелгән. Анда балалар бакчасы җитәкчелеге белән яшь буынны экологик яктан алга таба агарту мәсьәләләре каралган. Аерым алганда, төбәк операторларының мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен калдыкларны аерып җыю кагыйдәләре турында методик пособие булдыру хакында тәкъдиме буенча фикер алышу булган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International