ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре җир турында законны бозу очрагын ачыклаган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Дуслык” балалар савыктыру лагеренда танып-белү характерында чара үткәргән. Укучыларга калдыкларны ни өчен аерып җыярга, бу эшне ничек дөрес итеп башкарырга һәм планетабызның экологик хәлен яхшырту өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләгәннәр.


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Узган атнада социаль челтәрләрдә республикабызның су объектларында яшькелт-зәңгәр тапларның барлыкка килүе турында мәгълүматларның пәйда булганлыгын искә төшерик.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Кама шәһәре территориясендә рейд тикшерүе барышында машиналарның Кама елгасының су саклау зонасына куелганлыгын күреп алган.

Сүз белән түгел, ә эш белән! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Чиста ярлар” дигән табигатьне саклау акциясен үткәргән.

Уңышка юл нәни генә адымнардан башлана! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районының “Березка” балалар савыктыру лагеренда экология дәресе үткәргән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт шәһәрендәге күп фатирлы йортларның берсе территориясендә рөхсәт ителмәгән урында төзелеш калдыклары чүплегенә тап булган.

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 7020 мөрәҗәгать кергән. Шуның 4037се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 759 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 965 хәбәрне карап тикшергән.


26
июль, 2019 ел
җомга

Бөҗәктә –  корсакмы, әәлә түшме? Аларга мыекларның нигә кирәге бар? Коңгызлар ни белән туклана? Әлмәт районы Кәләй тимер юл станциясе бистәсенең “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар әнә шушы һәм башка сорауларга җаваплар эзләде. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре алар өчен “Бөҗәкләрнең гаҗәеп дөньясы” дигән эко-дәрес үткәрде.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, Чаллы шәһәре һәм Тукай районы күген нәрсәдер каплауга бәйле рәвештә, квадрокоптер һәм күчмә экологик лабораторияләрдән файдаланып, мониторинг үткәргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International