Файдалы казылмаларны лицензиядән башка гына чыгару нәрсә белән яный? Зур күләмдәге штрафлар гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз төстә чыгаруны туктата алырмы?
1 сентябрьгә кадәр МИР (Молодежь, Инициатива, Развитие сүзләреннән ясалган аббревиатура) премиясенә дәгъва кылуда катнашуга гаризалар кабул ителә. МИР премиясе – тормыштагы актив позициясе рәхим-шәфкатьлелек, игелеклелек белән сугарылган кешеләрне ачыклауны максат итеп куйган еллык бәйге ул.
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа районының “Бор” җәйге савыктыру лагеренда ял итүчеләрне экология мәсьәләләрен хәл кылуга үзләреннән өлеш кертүгә ярдәм итәрдәй көндәлек адымнарга өйрәткән.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән Лениногорск районы Сергеевка авылында нефть продуктларын күмү турында хәбәр алынган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Бигеш бистәсендә Авлашка елгасы тирәсендә чүплеккә тап булган.
Гади, мавыктыргыч һәм кызык – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре экология мәсьәләләре буенча өйрәтүгә карата әнә шундый принципларны сайлап алды.
Лаеш районының “Липки” лагеренда ял итүчеләр “Экологик дөнья тирәли әйләнү” бәхетенә иреште. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре алар өчен экологик-агарту чарасы үткәрде.
Казанның Авиатөзелеш районындагы Лесное күле яры буен чистарту буенча оештырылган өмәдә 50дән артыграк кеше катнашты. Болар – Рус географик җәмгыяте әгъзалары, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, сәяси берләшмәләр вәкилләре, экологик хәрәкәтләр активистлары, битараф булмаган гражданнар.
Бүген Казан вокзалында “Дракон” көймәләрендә ишү буенча Европа чемпионатында 2 көмеш медаль яулаган Татарстан командасын каршы алдылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры, ТР Байдарка һәм каноэда ишү буенча федерация президенты Александр Шадриков катнашты.
Түбән Камада яшәүче бер ир-атның уяулыгы белән табигатьне саклау законын бозу булдырмый калган. Ул ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе дәүләт инспекторларына Түбән Кама районының Зур Афанас авылында туфракның уңдырышлы катламын алу-күчерү очрагы турында хәбәр иткән.