Яр буе зонасында – хәтәр калдыклар. Экологлар Чаллыда бер предприятиене елганы саклау кагыйдәләрен бозуда фаш иткән

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Люминесцент лампалар, яраксызга әйләнгән шиннар, иске-москы транспорт. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Чаллының Ялхов елгасы яр буенда әнә шундый чүп-чарга тап булган. Калдыклар белән пычранган җир мәйданының 13 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Экологлар билгеләп үткәнчә, су объектын саклауга карата таләпләрне үтәмәү аның пычрануына китергән булырга мөмкин.

Территорияне пычратуга юл куйган предприятиегә карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.13 статьясындагы 4 өлеше буенча административ беркетмә төзелгән. Юридик затка 150 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International