Чирмешән районы Ивашкино урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Су ресурслары. Россия диңгезләре” дигән темага экология дәресе үткәрелгән. Чарада 5-8 сыйныф укучылары катнашып, илнең су объектларының экологик мәсьәләләрен ачкан, үзләштерелгән белемнәрен уен рәвешендә ныгыткан. Балалар брошюралар буенча интерактив кроссвордлар чишкән һәм мастер-классларда актив катнашкан.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре укучыларның әйләнә-тирә мохитне танып белүгә карата зур кызыксыну күрсәтүләрен билгеләп үткән.
Чара ахырында укучыларның һәммәсенә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының “Чиста биттән” дигән журналлары, ә иң актив балаларга грамоталар һәм сувенирлар тапшырылган.