“Эко-отряд, стартка бас!” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабына гаризалар кабул ителә башлаган

2019 елның 25 октябре, җомга

Конкурсны оештыручылар – “Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге” өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре “Шәһәр балалар экология-биология үзәге” өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе, “Россия укучылар хәрәкәте” төбәк бүлеге.

Чарада гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмалары, балалар иҗтимагый берләшмәләре базасында оештырылып эшләп килүче, кимендә дүрт кешедән торган экологик отрядлар катнашырга мөмкин.

Конкурста катнашучыларга түбәндәге юнәлешләрнең берсе буенча экологик проект булдырып, тормышка ашырырга кирәк:

Экологик тикшеренү – үзеңнең яшәү урыныңда әйләнә-тирә мохитнең экологик торышына мониторинг үткәрүгә юнәлдерелгән проект.

Эко-агарту – экологик иминлек, кешенең сәламәт тормыш рәвеше турында белемнәр, әйләнә-тирә мохитнең торышы һәм табигать ресурсларыннан халыкның экологик культурасын формалаштыру максатында  файдалану турында мәгълүматлар таратуга юнәлдерелгән проект.

- Яшел стартап – экологияне ничек сакларга, дигән сорауга җавап йөзеннән теге яки бу идеяләрне, энергияне нәтиҗәле тоту, экотуризм, калдыкларны икенчел продуктка әйләндерү, экологик чиста яшелчә-җиләк-җимеш үстерү һ.б. идеяләрен стандарт булмаган юл белән тормышка ашыруга юнәлдерелгән проект.

Бәйгедә катнашу өчен 2019 елның 1 ноябренә кадәр электрон почтага (адресы: ecocentrdom@gmail.com) заявка тапшырырга кирәк. Иң күп балл туплаган экологик отряд, конкурста җиңүче буларак игълан ителеп, диплом һәм истәлекле приз белән бүләкләнә.

Элемтәгә керү өчен телефон: Спиридонов Дмитрий Алексеевич, 89991557415, ecocentrdom@gmail.com.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International