Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чирмешән районында су алганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. Предприятие Шушма елгасыннан судан файдалану килешүе нигезендә су алып килгән.
Фототозак төягеч белән ком төялгән машинаны “тотып” алган. Әлмәт районы Иске Михайловка авылы территориясенә әлеге фотокамераны Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары урнаштырган.
“Татмедиа”да дәүләт хакимияте органнарында коррупцион хокук бозуларны кисәтү мәсьәләсенә багышланган брифинг узды. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап үткәрелгән чарада Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе Баш киңәшчесе Салават Рәхимов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова катнашты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районында табигатьне саклау законы таләпләрен бозуны теркәгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре, экологиягә сакчыл карашны популярлаштыру максатыннан, Казан шәһәре 5нче лицеенда укучылар өчен экология дәресе үткәрде.
“ГАРАНТ” төзелеш компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте туфракка калдыклар ташлап калдырган өчен 2 805 000 сум күләмендә штраф түлиячәк.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе белән Kaukointernational компаниясе (Финляндия) арасында үзара аңлашу турында Меморандумга кул куелды.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе, төбәк проектлар офислары “Татарстанда илкүләм проектлар – 2019” фотобәйгесен үткәрә.
Бүген Казанда Kaukointernational компаниясе экологик иминлекне тәэмин итү ягыннан инновацион чишелешләре белән таныштырган. Компания президенты Ниилес Айрола җитәкчелегендә фин делегациясен Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов кабул иттте. Эшлекле очрашуда шулай ук Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен интернат-лицеенда, укучыларны калдыкларны аерып җыярга өйрәтү максатыннан, экология дәресе үткәргән.