ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген бөтен дөнья күләмендә Икенчел эшкәртү көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хакимияттәгеләр, җәмәгатьчелек һәм сәнәгать структуралары игътибарын дөньяда чүп мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан булдырылган.


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы вәкилләре “ЭВОБИОС” биотехнологик компаниясе (Ленинград өлкәсенең Приозерский районы) комплексында булып кайткан. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы  һәм “Татнефтехиминвест-холдинг”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләреннән торган делегация визитының төп максаты булып терлекчелек калдыкларын утильләштерү процессы белән танышу торган.

Саба районы Шәмәрдән авылында нефть продуктлары белән пычранган җирләрне “Экология” илкүләм проекты кысаларында рекультивацияләү планлаштырыла. Илебездә илкүләм проектларны тормышка ашыруның 2019 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән башланып китүен искә төшерик.

“Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” гомумроссия иҗтимагый-дәүләти балалар-яшьләр оешмасы “Экотренд” дигән яңа экологик проектта катнашуга чакыра. Конкурста үзең генә, экоотряд составында, яки тегеләй дә, болай да катнашырга була. Экоотрядны куратор һәм дүрт укучы оештыра, аларга теләгендә булган башкалар да кушылырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Зәйнең 5нче мәктәбендә экология дәресе уздырган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе кабул итү бүлмәсенә берәүдән Әлмәт районында су объектына килеп-китеп йөрү юлын ябу турында шикаять кергән.


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Чаллы шәһәре читендә бетон ташучы машина шоферы экологлар “кармагы”на эләккән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары территорияне квадрокоптер ярдәмендә тикшергәндә табигатьне саклау законын бозу очрагын теркәгән.

   Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районы Туймәт авылы территориясендә тиешсез урында файдалы казылма (ком) чыгару фактын ачыклаган. Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, “Туймәт ком карьеры” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензия шартын бозган икән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәре 12нче мәктәбендә экология белемнәре дәресен уздырды. Экологлар чара барышында балалар белән әйләнә-тирә мохитне саклауга: калдыклар белән дөрес эш итү, табигый ресурсларны экономияләү мәсьәләләренә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Апас шәһәр тибындагы бистәсендә табигатьне саклау законын бозуны теркәгән. Тикшерү барышында ачыкланганча, подряд оешмасы футбол мәйданчыгын төзегәндә пластик савыт һәм полиэтилен пленка калдыкларыннан чүплек ясап куйган икән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International