Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры таләбе нигезендә, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән тискәре йогынтының нинди дәрәҗәдә булуын ачыклау максатыннан, туфрактан пробалар алу өчен нефть продуктлары агып торган урында булып кайтты.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 12 507 мөрәҗәгать кергән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре җирле халык шикаяте буенча Лениногорск районында тиешсез урында чүплек барлыкка китерелүенә ачыклык керткән.
Кирәксез кием-салымнан файда китерерлек итеп котылганнар. Әлмәттә үсентеләргә алмашка кием-салым җыю акциясе булып узган. Чараның максаты – агач кисүне киметеп, илебезнең яшел байлыгын саклап калу. “Шәһәребездә яшәүчеләргә әлеге акция бик тә ошый.
Канализация суларын агызуга килешү бар, ә башкарылган эшләр – юк. Эшчәнлекләрендә ташландык суларын махсус чокырга агызучы предприятиеләрне тикшерү кысаларында Әлмәттәге базаларның берсендә табигатьне саклау законын бозу ачыкланган.
Алдагы көнне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында грант откан 6 җиңүче билгеләнде. Экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга субсидияләр бирүгә конкурста катнашу өчен рекордлы санда – 26 оешма гариза тапшырган.
Бәйгегә Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентларыннан һәм өлкән сыйныфлар укучыларыннан барлыгы 249 гариза алынган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре гражданнардан алынган шикаять буенча Нурлат шәһәрендә җир законын бозуны ачыклаган.
Нәрсә ул дафния, хроматограф нигә кирәк һәм суда пычрак матдәләр барлыгын ничек белергә була? Әлмәт шәһәре 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары белән әнә шул хакта сөйләшү булган.
Лениногорскида бер предприятие экология турында закон таләбен бозган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән уртак рейд кысаларында кара һәм төсле металл калдыклары өеменә тап булган.