Әлмәт районында бер нефтьүткәргечтә килеп чыккан авария аркасында 700 кв.м мәйдандагы территория пычранган. 15 ноябрь – җомга көнне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Түбән Мактама авылыннан көньяктарак җир өстенә нефть агып чыгуның теркәлүен искә төшерик.
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Красновидово авылы территориясендә һәм Иске Казиле авылы тирәсендә каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча урнаштыру өчен билгеләнгән ике мәйданчыкта механик торгызу эшләре башкарылган.
Кама елгасының сул як ярындагы дамбаны төзекләндерү-яңарту эше инде киләсе елда ук башланып китәчәк. Эшләрнең беренче этабы, ике еллык контракт кысаларында, 66,6 миллион сум күләмендә республика бюджеты средстволары хисабына хәл ителәчәк.
Балалар экология-биология үзәге, “Республика олимпиада үзәге” дәүләт автоном мәгариф үзәге белән берлектә, “Экологик белем бирү: тәрбия-мәгариф процессы һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге” дигән темага методик семинар уздырган. Чарага Татарстанның төрле районнары һәм шәһәрләре вәкилләре җыелган.
Бергә җыелышып, дөньяны яктырак, чистаракка әйләндергәннәр! Үткән ял көннәрендә Чаллы шәһәрендә массакүләм гомумшәһәр өмәсе булып узган. Көзге җыештыру кысаларында “Түбән Кама” паркы территориясе чүп-чардан һәм агач-ботаклардан арындырылган.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 13 054 мөрәҗәгать кергән. Шуның 8152се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Әлмәт районында Түбән Мактама авылы тирәсендә тишелгән торбадан нефть агып чыккан. Җир астыннан бәреп торган “кара алтын” фонтанын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында күреп алган.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров рәислегендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган өйрәтү характерындагы семинар узды.
Уен рәвешендә күңелле биремнәр, фәнни экспериментлар, иҗади командаларның үзара аралашуы. Минзәлә районы Тау асты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәбендә әнә шуларны үз эченә алган экологик чара үткәрелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре укучыларны экологларның көндәлек эше белән таныштырган, калдыклар, чүпне аерып җыю турында күп кенә файдалы мәгълүматлар турында сөйләгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының күчмә экологик лабораториясе Чаллы шәһәре “Дуслык” 59нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар янында кунак булып киткән. Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре балаларга су, һава, туфрактан ничек итеп пробалар алу турында сөйләгән һәм күрсәткән.