ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ил географиясе, экологиясе, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау, популярлаштыру өлкәсендә тәүге премия бу. Премиягә дәгъва кылу буенча бәйгедә илебезнең һәм чит илләрнең иҗтимагый оешмалары, фәнни һәм мәгариф учреждениеләр, иҗат берлекләре, төрле өлкәләрдәге предприятиеләр, шулай ук бәйсез инициатив төркемнәр һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнашырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторы якшәмбе көнне Минзәлә районына үткәрелгән рейд барышында 2 яшьләр чамасындагы бер ана пошины законсыз атып үтерү очрагын ачыклаган.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген районның Кычытканлы һәм Иске Әлмәт авылларында гражданнарның чираттагы җыеннары булып узды. Анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та катнашты.

 Бүген  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, балыкларның һавасызлыктан тончыгып үлүләрен булдырмас өчен,  Казан шәһәре Идел буе районындагы Түбән Кабан күлендә бозга кечкенә генә чокырчыклар ясаган.

“Теремок” балалар бакчасында “Экологик йогынты чаралары белән мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең инновацион эшчәнлеген үстерү: балалар һәм ата-аналар – педагоглар һәм социум” дигән темага республика семинары узган. Чарада мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләре һәм педагоглары, шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе вәкилләре катнашкан.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Азнакай шәһәре гимназиясе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә экология дәресе уздырган.


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Ростех” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов пластик, алюминий һәм пыяла шешәләрне автоматлаштырылган төстә җыю өчен фандомат-аппаратлар урнаштыру буенча тәүге проектны эшкә җикте. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе кабул итү бүлегенә Әлмәттә яшәүчеләрдән шәһәрдә законсыз төстә чүп яндыру буенча шикаятьләр алынган. Экологлар шундук мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юл тоткан.

Чистай шәһәрендәге бер ягулык станциясе янәшәсендә рөхсәтсез урынга кар көрте ясап куйганнар. Әлеге закон бозу очрагын рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаган.


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Чистай шәһәрендә кара металл калдыкларын рөхсәтсез урынга өю билгеләнгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары шул урында 4нче класс хәвефлелеккә керүче чуен һәм корыч тузаны эзләрен дә тапканнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International