Александр Шадриков: «Бездән соңгы буынның киләчәге безнең буынга туры килгәнен ни рәвешле саклап калуыбызга бәйле»

2020 елның 5 июне, җомга

Хөрмәтле табигать саклау структуралары хезмәткәрләре һәм ветераннары, республиканың иҗтимагый экологик оешмалары вәкилләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне белән котлыйм!

Без барыбыз да мөһим һәм кирәкле эш башкарабыз. Табигатьне беренчел халәтендә саклап калырга тырышабыз. Безнең республикада әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә һәрвакыт махсус игътибар бирелде, экологиягә карата бизнес та, җәмәгатьчелек тә кызыксыну белдерә. Предприятиеләр эш барышын модернизацияли, алдынгы технологияләр кертә, шәһәрләребез һәм бистәләребез яшеллеккә күмелә. Безнең табигать саклау блогы әйләнә-тирә мохитне саклау чараларын үтәүгә ирешүне дәвам итә. Ә иң мөһиме, кешеләрнең мөнәсәбәте үзгәрә – алар һәркем керткән шәхси өлешнең мөһимлеген аңлый башлый.

Рәхмәт сезгә, фикердәшләр, хезмәттәшләр, мондый авыр, еш кына күренми дә торган, ләкин һәркемгә кирәкле хезмәт өчен. Бу бәйрәм көнендә галим-экологларыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Бездән соңгы буынның киләчәге безнең буынга туры килгәнен ни рәвешле саклап калуыбызга бәйле. Бәйрәм белән!

 

Татарстан Республикасы экология һәм

табигать ресурслары министры

А.В. Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International