«Россиянең ел агачы-2020» конкурсында катнашырга чакырабыз

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

«Елның Россия агачы» конкурсы ел саен уздырыла торган «Елның Европа агачы» халыкара конкурсының илкүләм сайлап алу этабы булып тора. Чараны «ЗДОРОВЫЙ ЛЕС» стратегик альянсы коммерциясез партнерлыгы оештыра. Конкурсның максаты – Россия Федерациясе өчен табигый, мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия булган уникаль агачларны эзләү һәм саклау, аларга дәүләт тарафыннан саклана торган табигый объектлар статусын бирү, шулай ук үсеп килүче буынга экологик һәм патриотик тәрбия бирү.

Конкурста Россиянең карт агачлар реестрына кертелгән һәм «Агач – тере табигать һәйкәле» Бөтенроссия статусына ия булган агачлар катнаша. Төбәктә үсә торган агач бөтенроссия әһәмиятендәге тере табигать һәйкәле булсын өчен,  info@rosderevo.ru электрон адресына гариза җибәрергә кирәк. Шул ук вакытта агач карт булырга, аның исеме белән реаль тарихи вакыйгалар, риваятьләр яки легендалар бәйле булырга мөмкин.

Конкурс быелның 1 нче маеннан 1 нче октябренә кадәр «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия программасы сайтында www.rosdrevo.ru ачык тавыш бирү юлы белән үткәрелә.

Барлык патриотларны, чын агач һәм туган табигать сөючеләрне конкурста һәм 2020 елга Россия агачын сайлап алуда катнашырга чакырабыз. Сез ясаган карар 2021 елда узачак халыкара ярышларда илебез данын нинди агач яклаячагын хәл итәчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International