Татарстанда «Экология» илкүләм проекты: Иделне савыктыруга, урманнарны саклауга һәм чүплекләрне рекультивацияләүгә 3,6 млрд. сум юнәлдереләчәк

2020 елның 5 июне, җомга

Татарстан Республикасында 2020 елда «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 3,6 млрд.сум каралган. Бу – «Иделне савыктыру», «Чиста ил» һәм «Урманнарны саклау» федераль проектлары кысаларында табигать саклау чаралары.

Идел елгасына агызыла торган ташландык су өлешен киметү максатында, 12 чистарту корылмасы буенча чаралар гамәлгә ашырыла. 2019 елда Зәй шәһәрендә шулар буенча эшләр тәмамланган, тиздән Тәтеш шәһәрендә,  Зеленодольск районының Карамалы Тау бистәсендә, Алексеевск бистәсендә, Әгерҗе районының Красный Бор авылында, Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмалары файдалануга тапшырылачак. Алабуга шәһәрендә, Зеленодольск районының Васильево бистәсендә, шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә, Минзәлә районының Юртово бистәсендә, Питрәч районындагы 2 объектта да эшләр дәвам итә. Өстәмә рәвештә Казан шәһәрендәге тагын бер объект эше бар.

Шулай ук Түбән Кама районы Прости авылы янында санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияләү эшләре башланган. Объект «Чиста ил» федераль программасына кергән. 36 мең кв. метрдан артык мәйданда эшләрнең күп өлеше быел башкарылачак, ә киләсе елда элеккеге чүплек урынында рекультивацияләүнең биологик этабы үткәреләчәк. «Чиста ил» проекты кысаларында Саба районының Шәмәрдән авылында нефть пычраткычларыннан бозылган җирләр яңадан торгызыла. Проектның бәясе 76,6 млн сум тәшкил итә.

«Экология» илкүләм проекты Россиянең 2024 елга кадәр экологик үсешенең илкүләм максатларын һәм стратегик бурычларын үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International