«Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында В.В.Путин белән турыдан-туры трансляция булды

2020 елның 5 июне, җомга

Бүген, Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көнендә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин яшьләрнең «Чиста булачак» республика экологик хәрәкәте белән онлайн-очрашу үткәрде. Ел саен үткәрелә торган «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Заречье комлыгы территориясендә турыдан-туры трансляция булды. Турыдан-туры эфир вакытында эко-хәрәкәт җитәкчесе Диләрә Сатикова Президентка «Чиста булачак» эко-хәрәкәте эшчәнлеге турында сөйләде һәм «Бүген без Казанда «Россия суы» акциясендә катнашабыз», – дип, Бөтенроссия чарасында катнашырга чакырды. – Бу безнең илдә иң масштаблы волонтерлык хәрәкәте. Узган ел сулыкларны һәм аларның ярларын чистарту чараларында 900 меңнән артык кеше катнашты, алар 24 мең километр яр буе линиясен чистартты. «Россия суы» – Россиянең экологик киләчәгенә битараф булмаган һәм су объектларын саклап калу һәм чиста тоту, чиста илдә яшәү өчен үз вакытларын сарыф итәргә әзер булган волонтерларның тулы бер армиясе». Үз чиратында, дәүләт башлыгы Диләрә Сатиковага чакыру өчен рәхмәт белдерде.

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештырган өмәдә 100дән артык кеше катнашты. Волонтерлар, активистлар, студентлар хезмәт отрядлары, ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре Казансу елгасының яр буе полосасы территориясен чүп-чардан арындырды, ә Рус география җәмгыяте аквалангистлары су объекты төбен чистартты. Акция барышында барлыгы 30 капчыктан артык чүп-чар җыелды.

«Табигать саклау акциясенә кушылучыларга рәхмәт. Бу игелекле эшләр белән тирә-юньдәгеләргә үрнәк күрсәтәбез. Тагын бер кат Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлыйм», – дип билгеләп үтте ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Исегезгә төшерәбез, «Россия суы» экологик акциясе РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Су ресурслары федераль агентлыгы белән берлектә, «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International