Федераль максатчан программа кысаларында Татарстанда 19 ГТС һәм 2 яр ныгыту объекты яңартыла

2020 елның 5 июне, җомга

2020-2021 елларда Кама елгасының сул як ярындагы койма дамбасын (Красный Ключ) үзгәртеп корачаклар, ә Имәнкискә елгасының яры ныгытылачак. Объектлар «2012-2020 елларда Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында тормышка ашырыла, әзерлек эшләре бара инде.

Быел ук программа кысаларында 19 гидротехник корылмага капиталь ремонт ясау каралган, шуларның 11е – күчмә, 8е – яңа. Эшләрне башкаруның гомуми бәясе 89 млн. сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, «2014-2022 елларга Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау, табигый ресурсларын яңадан торгызу һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында 669 млн. сумлык максатчан су хуҗалыгы чараларын тормышка ашыру каралган.

Бу – 5 яр саклау корылмасы төзелеше (Арча, Баулы, Балтач, Кама Тамагы, Саба, районнары); 5 торак пунктта (Алексеевск, Апас, Нурлат, Саба, Сарман районнары) елга юлларын чистарту; 5 ГТС капиталь ремонтлау (Буа районының Иске Суыксу авылы, Кукмара шәһәре, Менделеевск шәһәре, Чистай районының Татар Сарсазы авылы, Тәтеш шәһәре); 7 су объектын (Аксубай, Актаныш, Буа, Мамадыш, Нурлат, Саба районнары һәм Мамадыш шәһәре) чистарту һәм төзекләндерү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International