Нефть продуктлары белән туфракны пычраткан өчен Әгерҗе районында яшәүче бер ир-ат җинаять җаваплылыгына тартылачак

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Әгерҗе районында җирләрне бозу фактын май урталарында ук ачыклаган булган. Бу хәл санкцияләнмәгән рәвештә битум суырткан вакытта килеп чыккан, урынга полиция хезмәткәрләре чакыртылган. Экологлар исәпләвенчә, пычрану мәйданы 80,4 кв. метр тәшкил иткән.

Тикшерү барышында закон бозучының шәхесе билгеләнгән, ә аның гаебе судта расланган. Әгерҗе район суды карары нигезендә гражданин РФ Җинаять кодексының 254 статьясының 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылган. 156 мең сум күләмендә матди зыянны каплату бурычы белән штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International