«Durasell» белән бергә батарейка тапшырабыз. Казанда һәм Яр Чаллыда акция старт ала

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

«Батарейкалар эшкәртелергә мөмкин» – «Дюраселл Раша» оештырган социаль акция әнә шундый исем белән старт ала. Чара Казан шәһәрендә 10 нчы июньнән 14 нче июньгә кадәр һәм Яр Чаллы шәһәрендә 15-21 нче июньдә узачак. Компания Казан шәһәрендәге Копылов урамы, 1Б адресы буенча һәм Яр Чаллыда Чаллы проспекты, 13А адресы буенча батарейкалар җыю өчен контейнерлар урнаштырачак.

«Батарейка җыю атналыгы» кысаларында теләгән һәркем чикләнмәгән санда ток элементларын бушлай тапшыра алачак. Җыйганнан соң аларны эшкәртүгә озатачаклар.

Тулырак мәгълүмат белән  https://неделясбора.рф/ сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International