ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәре “СФЕРА” планетариенда “Ярдәм кулын суз” проекты кысаларында “Кыш көне кошларны ашатыгыз” дигән акция узган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Лениногорск районында рейд барышында 6 000 кв.м. мәйданга җәелгән зур чүплеккә тап булган.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Нурлат районына эшлекле сәфәр кылды. Ул районның ике авылында: Чулпан һәм Заречный авылларында яшәүчеләр җыеннарында катнашты.

Компания, лицензия таләпләрен санга сукмыйча,  Дим-Тамак чыганагында файдалы казылма чыгару эшләренә тотынган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары җир кишәрлекләренең тиешле категориядәге сәнәгать җирләренә күчерелмәвен билгеләгән.

Түбән Кама районында “Халык контроле” системасы буенча җир законын бозу турында хәбәр алынган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юлга кузгалган.

Казан шәһәре Совет районында чүплектән әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләменең якынча 700 мең сум тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре узган елның көзендә үткәрелгән рейд барышында әлеге закон бозу очрагын теркәгән булган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районына рейд ясаган. Экологлар рейд барышында бер производство базасы территориясенә  куе кара төтен таралуын күреп алган.


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Төрелмә материаллар, иске чиләкләр, тузган автомобиль шиннары. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа районында якынча бер гектар мәйданга җәелгән  гаять зур чүплеккә тап булган.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ландшафт профилендәге төбәк әһәмиятендәге  “Идел киңлекләре” дәүләт табигать заказнигын булдыруга багышланган брифинг узды. Чара Су-сазлык биләмәләре Бөтендөнья көненә багышлап үткәрелде.

Рус географик җәмгыятенең  фенологик челтәре, “Россия дәреслеге” корпорациясе белән берлектә, кыш килүгә бәйле рәвештә, яңа бәйге башлап җибәрә. Яшь тикшеренүчеләр һәм аларның җитәкчеләре экологик маршрут төзергә, кар катламын өйрәнергә, шулай ук җәнлекләрнең кардагы эзләрен эзләп табарга чакырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International