Кама Тамагы районы укучысы чүплекне табарга һәм бетерергә булышкан

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторларына Кама Тамагы районының Олы Бортас торак пункты янында территория чүпләнүе турында укучылардан билгеле булган. Хәбәр «Мәктәп экопатруле» мәгълүмат системасы аша килгән.

Экологлар җитештерү һәм куллану калдыкларын туфракта санкциясез урнаштыру фактын раслаган. Чүплекнең мәйданы – 125 кв. метр, күләме – 17 куб. метр. «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 статьясы таләпләрен бозу турындагы мәгълүмат авыл җирлеге башкарма комитетына җибәрелгән. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International