ТР Югары уку йортлары студентлары арасында экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Исегезгә төшерик, Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республиканың югары уку йортлары студентлары арасында конкурс игълан иткән иде. Конкурс ике этапта узды. Эксперт комиссиясе каравына 37 гариза керде, шуларның 10сы турыдан-туры яклауга кертелде. Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнде: «Табигый ресурслардан рациональ файдалану» һәм «Табигать саклау технологияләрен эшләү».

Шулай итеп «Табигый ресурслардан рациональ файдалану» номинациясендә җиңүчеләр:

I урын – Беляева Ксения Романовна, Казан (Идел буе) федераль университеты, эш темасы «Дулкынлы энергетика җайланмасы»;

II урын – Елисеева Анастасия Андреевна, Казан (Идел буе) федераль университеты, «Түбән Кама» дәүләт табигать паркы шартларында Себер пихтасы катнашында бергәлекләр торышының күпьеллык динамикасын бәяләү» темасы;

III урын – Пиганов Евгений Сергеевич, Казан дәүләт энергетика университеты, «Перспективалы циркуляр технология буларак Татарстан Республикасы сулыклары-суыткычларында Африка кларий җәенен үстерү» темасы.

«Табигать саклау технологияләрен эшләү» номинациясендә:

I урын – Хәсәнова Айгөл Айрат кызы, Казан милли тикшеренү технология университеты (КХТИ), «Агынты суларны биологик деффатацияләү процессларын интенсификацияләү» темасы;

II урын – Новикова Ксения Николаевна, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ, «Автотранспорт агымының автомагистральнең локаль участогында атмосфера һавасы пычрануга йогынтысын анализлау» темасы;

III урын – Бельтюкова Мария Александровна, Казан (Идел буе) федераль университеты, эш темасы: «Нефть һәм нефть продуктлары тамчыларын бетергәндә файдаланыла торган кайбер нефть сорбентлары үзенчәлекләрен тикшерү, шулай ук иң оптималь сорбентлау материалын сайлау».

Җиңүчеләр дипломнар һәм 20, 10 һәм 5 мең сумлык акчалата сертификатлар белән бүләкләнәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8(843)267-68-11

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International