ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Әлмәт шәһәр суды оешмага карата административ штраф салу турында карар чыгарган.  Инде узган елның декабрь аенда ук җирле халыктан Әлмәт районында калдыкларны законсыз яндыру турында шикаять кергәнлеген искә төшерик.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә рөхсәтсез урында чүплек өеме барлыкка китерелү турында хәбәр кергән. Экологлар шундук Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлегенә юл тоткан.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында өч республиканың: Татарстан, Мари Иле һәм Чуашстанның министрлыклары һәм ведомстволары, зур предприятиеләре вәкилләре катнашында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе киңәйтелгән киңәшмәсе үткәрелде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Кама шәһәренең 7 һәм 15нче мәктәпләрендә калдыкларны аерып җыю һәм аларны икенчел эшкәртү турында кызыклы дәресләр уздырган.

Федераль экспертлар “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру, су хуҗалыгы комплексын үстерү, максатчан чараларны тормышка ашыру, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә  карата күзәтчелек эшчәнлеге һәм мониторинг ягыннан төбәкнең эшчәнлеге белән таныштырылды.

Казан шәһәренең 111нче мәктәбендә укучылар  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының үзәк территориаль идарәсе белгечләре үткәргән экология дәресендә сазлыкның табигый саклагыч булып торуы һәм ике ысул белән барлыкка килүе турында белүгә ирешкән.

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 291 мөрәҗәгать кергән.


7
февраль, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев җиде территориаль идарәнең эш нәтиҗәләре белән танышты.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 25 нче һәм 55 нче урта мәктәпләрендә укучы балалар өчен үткәргән экология дәресләрендә туып-үскән табигатебезгә карата сакчыл мөнәсәбәттә булу, аны якларга-сакларга әзер тору зарурилыгы турында сөйләгән.


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Үсеп килүче буында экологик культура, кеше эшчәнлегенең нәтиҗәләре өчен җаваплылык һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, һәр ел саен  республика муниципаль районнарының балалар һәвәскәр берләшмәләр арасында “Җир Сулышы” республика бәйгесе үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International