Аларга барлыгы 26 хокук бозу очрагы туры килә.
Теркәлгән чүплекләр саны буенча Казан (9) беренче урында тора, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Чаллыда законсыз рәвештә кар өеме тупланган 5 урынны, Баулыда шундый 4 урынны ачыклаган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе тарафыннан автокалада эшчәнлек алып баручы Мәскәү компаниясенә карата 30 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнгән.
Чара укучыларның фәнни-тикшеренү, гамәлдә табигать саклау эшчәнлеген үстерүгә һәм табигый байлыкларга җаваплы караш формалаштыруга юнәлтелгән. Чараны ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белән берлектә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәмендә оештыра.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советының очрашу-семинары булып узды. Чара 2021 елда статистик хисап формаларын тапшыру буенча закон таләпләре һәм тау бүлеп бирелгән чикләрне раслаучы документларны карау өлешендә яңалыклар турында фикер алышуга һәм тау эшләрен үстерү планнарын һәм схемаларын килештерү мәсьәләләренә багышланган иде.
Кар катламының составы һәм аның пычрану дәрәҗәсе өйрәнелгән. «Татарстан Республикасы Буа шәһәренең Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Бөтендөнья кар көненә багышланган чара үткәрелгән.
Татарстан укучыларын, өстәмә белем бирү педагогларын, укытучыларны һәм һәвәскәр орнитологларны «Феникс» республика табигать саклау орнитология проектында катнашырга чакыралар.
Бүген Су ресурслары федераль агентлыгы белән видеоконференцэлемтә форматында узган ведомствоара эшче төркем утырышында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча фикер алыштылар.
Әлмәт районындагы кыргый ком карьеры территориясендә 2,6 мең м3 күләмендә киң таралган файдалы казылма (ком) законсыз рәвештә алынган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары узган елның октябрендә яшертен төшерелгән фото ярдәмендә урлау фактын теркәгән.
2021 елның 20 гыйнварында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдаланучы компанияләр вәкилләре белән эшлекле очрашу-семинар оештырыла.
Анда яшәү урынына, гражданлыгына һәм яшенә бәйсез рәвештә теләгән һәркем катнаша ала. Бердәнбер шарт – фотографияләр Россия территориясендә ясалырга тиеш.