Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 68 мөрәҗәгать кергән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәренең «Водоканал» ҖЧҖ агынты суларында нитритлар, аммоний һәм фосфатлар буенча күрсәткечләрнең нормативларны берничә тапкыр арттыруын ачыклаган.
Бүген Мәскәүдә Гайдар форумы-2021 кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Coca-Cola HBC Россия компаниясе генераль директоры Александр Ружевич белән очрашты, дип хәбәр ителә Президентның рәсми сайтында. Чарада шулай ук Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та катнашты.
Бүген ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нәриман елгасының яр буе полосасында законсыз рәвештә пычрак кар ташлау фактын теркәгән. Кар өемнәре бирегә Әлмәт шәһәренең бер предприятиесенең җитештерү базасы территориясеннән китерелгән, дип фаразлана.
Конкурста 5 яшьтән 22 яшькә кадәр теләге булган һәркем катнаша ала. Конкурс эшләре сыйфатында «Чүпләү вакыты түгел» дигән темага рәсемнәр, кул эшләре кабул ителә, сәнгать техникалары һәм кулланыла торган материаллар буенча чикләүләр юк.
Татарстан Республикасында яшәүчеләрне, аларның иҗат берләшмәләрен, шулай ук география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыра торган оешмаларны һәм предприятиеләрне «Хрустальный компас» илкүләм премиясен алу конкурсында катнашырга чакыралар. Гаризалар 2021 елның 10 февраленә кадәр кабул ителә.
Карны тиешсез урынга бушатканнар. Үзәк территориаль идарә инспекторлары Совет районының Константиновка торак биләмәсендәге Тынычлык урамы янәшәсендә законсыз урнаштырылган карт көртләренә тап булган.
Арча районы Кәче авылында җир казучыларның эше законлымы? Гражданин бу хәлне ачыклауны сорап экологларга мөрәҗәгать иткән. Шаһит видеога экскаватор-төягеч һәм грунт ташучы КамАЗны төшереп алган.
Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «Речник» бакчачылык ширкәте территориясе янында законсыз кар ташлау очрагын теркәгәннәр. Участокны тикшерү барышында, кардан тыш, территориягә төзелеш калдыкларын да ташлау очрагы ачыкланган. Санкцияләнмәгән чүплекнең гомуми мәйданы 150 кв.м. тәшкил итә, күләме – 45 куб.м.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Иске Гәрдәле авылы янында узган рейд барышында табигать саклау законнарын бозу очрагын ачыклаган.