Рус география җәмгыяте «Иң матур ил» конкурсына фотоэшләр кабул итүне дәвам итә

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Анда яшәү урынына, гражданлыгына һәм яшенә бәйсез рәвештә теләгән һәркем катнаша ала. Бердәнбер шарт – фотографияләр Россия территориясендә ясалырга тиеш.

Катнашу өчен  photo.rgo.ru сайтында теркәлергә (яки инде булган логин белән шәхси кабинетка керергә), sms-хәбәр ярдәмендә авторизация үтәргә һәм фотосурәтләрне сайтка кертергә (максимум – 25 эш) кирәк.

Конкурста җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк:

- «Пейзаж» - илебезнең, табигатьнең бөеклеген, күптөрлелеген һәм матурлыгын күрсәтүче кадрлар.

- «Кыргый хайваннар» - кыргый хайваннар тормышыннан табигый яшәү тирәлегендә уникаль мизгелләр, шул исәптән махсус саклана торган табигый территорияләрдә фото- һәм видетозаклар ярдәмендә төшерелгән.

- «Су тылсымы» - барлык чагылышларындагы су стихиясе: җәйге яңгырларның матурлыгыннан алып, шарлавыкларның искиткеч куәтенә, елгаларның тыныч өслегеннән, күлләр һәм диңгезләрнең җимергеч көченә кадәр.

- «Эх бу кызык хайваннар» - кыргый хайваннар тормышындагы кызыклы һәм гадәти булмаган мизгелләр сурәтләнгән кадрлар.

«Фотопроект» - гомуми тема яки сынлы чишелеш белән берләшкән фотографияләр сериясе (4-10 эш). Бу конкурсның теләсә кайсы номинациясенең тематикасы буенча фотоочерклар булырга мөмкин: кыргый хайван тормышы кадрлары, табигый күренешләрне визуаль тикшерү һ.б.

- «Россия – кошлар очышы биеклегеннән» - Россия киңлекләре өстеннән очышта төшерелгән панорама күренешләре. Төшерү объекты пейзажлар, хайваннар, архитектура объектлары һ.б. булырга мөмкин.

- «Күп төрле Россия» - Россиядә яшәүче халыкларның, аларның мәдәниятләренең күптөрлелеге. Гореф-гадәтләр, көнкүреш, кием-салым аша чагылдырылган затлар, холыклар, милли колорит. Номинациягә шул исәптән кешеләрнең зур планлы портретлары да кабул ителә.

- «Тере архив» - архив фоторәсемнәрен кабатлаучы заманча фотокомпозицияләр. Әлеге номинациянең махсус битендә фотоконкурста катнашучыларга XIX гасыр азагы — XX гасырның беренче яртысы Россия РГҖ архивларыннан һәм номинация партнерлары архивларыннан фотографияләр җыелмасы тәкъдим ителә. Фотоконкурска, тиешле архив фотолары кебек үк, шул ук урында, мөмкин булганча шул ук ракурста ясалган заманча кадрлар кабул ителә.

- «Смартфонга төшерелгән» - смартфон ярдәмендә төшерелгән һәм конкурс номинацияләренең теләсә нинди чагылышын чагылдырган фоторәсемнәр.

- «Кыргый табигать сәнгате» (арт-фото). Эмоциональ-ассоциатив образлар (арт-объектлар) тудыручы фоторәсемнәр – макромирдан алып Җир орбиталарына кадәр төшерү.

Һәр номинациядә җиңүче – 250 000 сум, 2 нче һәм 3 нче урыннарны яулаучылар конкурсның мактаулы дипломнары белән бүләкләнә.

Моннан тыш, конкурс кысаларында 4 махсус приз гамәлгә куелган:

1) «Тамашачылар симпатиясе призы» - фотоконкурс сайтында барлык номинацияләрдә финалистлар арасыннан ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнә.

2) «Тыюлыклы Россия» - махсус саклана торган табигый территорияләрдә иң яхшы кадр өчен приз.

3)«РОССИЯ – йөзләрдә» - Россиянең барлык халыкларының мәдәни, тарихи һәм социаль-көнкүреш үзенчәлеген саклауда мөһим роль уйнаучы кече шәһәр һәм авыллардагы кешеләр һәм берләшмәләрнең тормышын чагылдыручы иң яхшы кадр өчен.

4) «Кадр артында» - төшерү барышында ясалган яки конкурска бирелгән кадр барлыкка килү тарихы турында сөйләүче иң яхшы видеоролик (өч минутка кадәр) өчен.

Махсус призларга ия булучылар конкурс партнерлары яки аны оештыручы тарафыннан билгеләнә торган кыйммәтле бүләкләр алачак.

Эшләр 2021 елның 5 апреленә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International