Казанда мәктәп балаларының А.М.Терентьев исемендәге XXVII Идел буе фәнни экологик конференциясе үткәрелә

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чара укучыларның фәнни-тикшеренү, гамәлдә табигать саклау эшчәнлеген үстерүгә һәм табигый байлыкларга җаваплы караш формалаштыруга юнәлтелгән. Чараны ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белән берлектә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәмендә оештыра.

Анда район (шәһәр) конференцияләрендә призлы урыннар яулаган Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре, шулай ук Идел буе республикаларыннан һәм өлкәләреннән яшь табигать тикшерүчеләре катнашу өчен чакырыла.

Конференция 2021 елның 23-26 февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең «Дуслык» савыктыру-белем бирү комплексы базасында узачак. Эшләр түбәндәге секцияләр буенча башкарылачак:

  • агроэкология;
  • биоиндикация һәм биомониторинг;
  • гомуми экология;
  • су ресурсларын саклау һәм алардан рациональ файдалану;
  • индустриаль һәм химик экология;
  • биологик төрлелекне саклау;
  • урбанизацияләнгән территорияләр экологиясе;
  • гамәли табигать саклау эшчәнлеге (Татарстан Республикасы өчен).

Докладларда катнашу өчен гаризаларны һәм тезисларны 2021 елның 8 февраленә кадәр, «XXVII Поволжская» дип тамгалап,  klychevskaya_a@mail.ru электрон почтасы аша җибәрергә кирәк, белешмәләр өчен телефон: 8(843) 590-31-81.

Конференция турында мәгълүмат «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы «РОҮ» ДАУ рәсми сайтында урнаштырылачак (https://edu.tatar.ru/aviastroit/org5639). Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International