Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу турында видеоконференцэлемтә форматында фикер алыштылар

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Су ресурслары федераль агентлыгы белән видеоконференцэлемтә форматында узган ведомствоара эшче төркем утырышында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, шулай ук «Татэнерго» АҖ, Росгидромет, Росрыболовство, «Россия ЕЭС» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ, Ярослав, Кострома, Волгоград һәм Әстерхан өлкәләре башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Узган ай дәвамында Куйбышев сусаклагычында тәүлегенә уртача 0,5 см күләмендә үзгәреш күзәтелгән. Бүгенге көндә Югары Ослан буенча су дәрәҗәсе 50,50 м БС тәшкил итә.  

Утырыш нәтиҗәләре буенча 10 февральгә кадәр Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнары билгеләнде. Тирәнгә китүне булдырмас өчен, шулай ук Идел-Кама каскады бассейнындагы кар запасларының гыйнварның беренче декадасына нормадан түбән булуы сәбәпле, Куйбышев сусаклагычы чыгымнарына кимү ягына таба (4900-51 куб м/с) төзәтмәләр кертелде.  

Түбән Кама сусаклагычы 62,7 – 63,5 м БС тамгасы белән транзит режимында эшли.

Утырыш нәтиҗәләре буенча, сусаклагычларның расланган эш режимнары Росводресурсы сайтында урнаштырылачак. Киләсе утырыш февраль башына планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International