Ярты миллион сумга баеганнар. Әлмәт районында ком урлаган өчен җинаять җаваплылыгы яный

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Әлмәт районындагы кыргый ком карьеры территориясендә 2,6 мең м3 күләмендә киң таралган файдалы казылма (ком) законсыз рәвештә алынган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары узган елның октябрендә яшертен төшерелгән фото ярдәмендә урлау фактын теркәгән. Кадрга дәүләт теркәү номеры булмаган төягеч машина; гомумтаралган файдалы казылмаларны карьерадан читкә ташый торган МАЗ һәм КАМАЗ йөк автомобильләре эләккән.

Инспекторлар аңлатканча, гаепле затларның гамәлләре РФ Җинаять кодексының 158 статьясында каралган җинаять составын тәшкил итә. Процессуаль карар кабул итү өчен әлеге факт буенча материаллар Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегенә җибәрелгән.

«Караклык» гамәлләре нәтиҗәсендә китерелгән зыян күләме 440 мең сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International