Ел башыннан бирле республиканың 8 шәһәрендә санкцияләнмәгән кар чүплекләре теркәлгән

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Аларга барлыгы 26 хокук бозу очрагы туры килә.

Теркәлгән чүплекләр саны буенча Казан (9) беренче урында тора, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Чаллыда законсыз рәвештә кар өеме тупланган 5 урынны, Баулыда шундый 4 урынны ачыклаган.

Исегезгә төшерәбез, кар көртләрен әлеге максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда урнаштыру Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 статьясы һәм Административ хокук бозулар турында ТР кодексының «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу» дигән 3.6 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International