Экология министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның сорауларына җавап бирделәр

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советының очрашу-семинары булып узды. Чара 2021 елда статистик хисап формаларын тапшыру буенча закон таләпләре һәм тау бүлеп бирелгән чикләрне раслаучы документларны карау өлешендә яңалыклар турында фикер алышуга һәм тау эшләрен үстерү планнарын һәм схемаларын килештерү мәсьәләләренә багышланган иде.

Совет рәисе – «ТАТАГРОХИМ» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин очрашуда катнашкан экспертларга мәгълүмати ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Алдагы очрашуда мондый семинарларның графигы беркетмә рәвештә расланды. Без, үз чиратыбызда, билгеләнгән темалар буенча җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның сорауларын туплыйбыз, шулай ук, булган очракта, карап тикшерү һәм карар кабул итүне таләп итә торган өстәмә мәсьәләләрне дә билгеләячәкбез. Фикер алышуга куелган мәсьәләләр җир асты байлыкларыннан файдаланучылар өчен файдага гына булыр дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте ул.

«Бүгенге киңәшмә хисап бирүгә багышланган, икенчесен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР буенча Росреестр идарәсе вәкилләре катнашында оештырырга планлаштырабыз. Бу җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерү өчен турыдан-туры җаваплы ведомстволар», – дип хәбәр итте Александр Шадриков. Ул шулай ук статистик хисап формаларын тапшырганда хокук бозуларга юл куймау максатында, барлык җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга кирәкле белешмәлекләр җибәреләчәк, дип тә өстәде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International