«Феникс» орнитология проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан укучыларын, өстәмә белем бирү педагогларын, укытучыларны һәм һәвәскәр орнитологларны «Феникс» республика табигать саклау орнитология проектында катнашырга чакыралар. Туган як кошлары һәм аларны саклау төп темасы булган проект берничә табигать саклау трекларын үз эченә ала:

1) «Кош йорты» - катнашу өчен сыерчык оясы ясарга һәм, сыерчык оясының барлык нечкәлекләрен күрерлек итеп, аның белән фотога төшәргә кирәк. JPEG форматындагы фотоэшләрне 2021 елның 31 мартына кадәр анкета белән бергә ecocentr.kzn@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк, «Кош йорты» дип тамгаларга. Җиңүчеләрнең эшләре Горкино-Әмәт урманы һәм Шәһәр балалар экология-биология үзәге дендрарие территориясендә эленәчәк.

2) «Кошлар көне» табигать саклау трекы 2021 елның 1 мартыннан 15 апреленә кадәр өч номинация буенча үткәреләчәк:

- «Иң яхшы орнитологик фотозона» - Кошлар көненә әзерләнгән авторлык һәм оригиналь фотозоналарның фотосурәтләре. Фотозонаның үлчәме, формасы, бизәлеше һәм урнашу урыны катнашучы тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә.

- «Инстаграмда кошлар турында иң яхшы мәкалә» - туган як орнитофаунасына багышланган яки кошларны саклау буенча табигать саклау акцияләре йомгаклары буенча бастырып чыгарылган, Инстаграмдагы иң яхшы мәкалә. #ГДЭБЦ, #РЦВР хэштегларын куярга кирәк.

- «Кошлар турында Ютубның иң яхшы кыска ролигы» - озынлыгы 2-3 минуттан артмаска тиеш.

Бу номинацияләрнең эчтәлегендә кошларны тукландыру, сыерчык оялары элү, кошларны санау һ.б. кебек табигать саклау чаралары чагылырга мөмкин. Фотохезмәтләр һәм басмаларга сылтамалар анкета белән бергә түбәндәге адрес буенча җибәрелә: ecocentr.kzn@mail.ru, «Кошлар көне» тамгасы белән. Эшләр авторларныкы гына булырга тиеш.

Проектта катнашу өчен  https://panorama.tatar/ сайтына күчеп, «Естественнонаучные» бүлегенә узарга кирәк. «Феникс» республика орнитология табигатьне саклау проекты»н сайларга.

Нәтиҗәләр 2021 елның 16-26 апрелендә ясалачак. Тулырак мәгълүмат – Нигезләмәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International