Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар игътибарына!

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 20 гыйнварында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдаланучы компанияләр вәкилләре белән эшлекле очрашу-семинар оештырыла. Идел буе федераль округы буенча Җир асты байлыкларыннан файдалану департаменты, «Идел буе федераль округы буенча геологик мәгълүмат территориаль фонды» ФБУнең Татарстан филиалы һәм Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе (Ростехнадзор) вәкилләре катнашында 2021 елда статистик хисап формаларын тапшыру буенча законнар таләпләре һәм тау бүлеп бирүнең төгәл чикләрен билгеләүче документларны карау һәм тау эшләрен үстерү планнарын һәм схемаларын килештерү өлешендә яңалыклар өйрәнеләчәк.

Очрашу 15.00 сәгатьтә онлайн форматта узачак.

Zoom конференциясенә түбәндәге сылтама буенча тоташырга мөмкин: 

https://zoom.us/j/7679766835?pwd=bmlpcDduZEdrSE8yQ1llSGd6dVBKdz09

Конференция идентификаторы: 767 976 6835

Файдалана алу коды: MinEco16

Катнашу турында мәгълүматны (вазыйфа, фамилия, исем, ата исеме, элемтә өчен мәгълүмат) электрон почтага җибәрергә кирәк: Еkaterina.Pestova@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International