Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм «Большая Тройка» ҖЧҖ генераль директоры Артем Седов тиешле килешүгә кул куйды.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Александр Шадриков агымдагы елга эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләде.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинга innostage ИТ-компаниясе тарафыннан эшләнгән һаваның торышын анализлау моделе тәкъдим ителде.
Җир асты байлыкларыннан файдалану – төрле дәрәҗәдәге бюджетларның югары керем өлеше. Узган ел экологик кертемнәрдән алынган табыш күләме 1 млрд. сумнан артып киткән, дип хәбәр итте йомгаклау коллегиясендә экология министры Александр Шадриков.
2020 елда республикада һава саклау законнарын бозуның 330 очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Александр Шадриков хәбәр итте.
1,5 меңнән артык законсыз чүплек юк ителгән, 2000 тәртип бозу очрагы кисәтелгән, 13 млн сумнан артык штраф салынган, шулай ук 14 җинаять эше кузгатылган. ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков 2020 елда калдыклар белән эш итү өлкәсендә башкарылган эшләр турында сөйләде.
«Бүгенге көндә чистарту корылмаларының 82%ы билгеләнгән нормативларга туры килми. Ел саен су объектларына китерелә торган зыян 650 млн сумнан артык бәяләнә», – дип хәбәр итте йомгаклау коллегиясе кысаларында экология министры Александр Шадриков.
Анда яшәү урынына, гражданлыгына һәм яшенә бәйсез рәвештә теләгән һәркем катнаша ала. Бердәнбер шарт – фотографияләр Россия территориясендә ясалырга тиеш.
2021 елның 27 гыйнварында 14.00 сәгатьтә IT-паркта (Казан, Петербург ур., 52) Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 2020 елгы эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турындагы йомгаклау коллегиясе утырышы була. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин катнаша.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 158 мөрәҗәгать кергән.