Буа шәһәрендә «Бөтендөнья кар көне» билгеләп үтелгән

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Кар катламының составы һәм аның пычрану дәрәҗәсе өйрәнелгән. «Татарстан Республикасы Буа шәһәренең Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Бөтендөнья кар көненә багышланган чара үткәрелгән. Балалар кар белән тәҗрибәләр үткәргән, лупага куеп, аның кристаллик фигурасын караганнар. Тәрбияләнүчеләр кар бөртекләре арасында һава булуына гаҗәпләнгән. «Менә ни өчен кар көпшәк һәм җиңел була икән», – дип сөенгән алар, «табигать сере»н белеп. «Кар һава чисталыгының индикаторы булып тора. Аны өйрәнеп, без шәһәрдә дә, авылда да атмосфера һавасының пычрануын ачык күзәтә алабыз», – дип сөйләгән мәгариф учреждениесе педагоглары.

Бөтендөнья кар көне 2012 елда гына гамәлгә куелган. Традиция буенча, аны гыйнварның якшәмбе көннәренең берсендә үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International