ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
        2013 елның 4-7 декабрендә Санкт-Петербургта “Калдыклар рециклингы” дигән XIV Халыкара фәнни-практик конференция уздырыла. Аның максаты – региональ, муниципаль хакимият органнарына һәм эшмәкәрлек җәмгыятьләренә практик тәҗрибә һәм белешмәләр алмашу, хезмәттәшлек турында сөйләшүләр үткәрү, Россиядә һәм дөньяда калдыклар арту һәм табигать пычрану белән бәйле хәвеф һәм янауларга фәнни нигезләнгән җаваплар алу буенча ярдәм күрсәтү.
         Бүген бөтен дөньяда Халыкара энергия саклау көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмнең төп максаты – хакимиятләрнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын ресурслардан рациональ файдалануга һәм энергиянең яңармалы чыганакларын куллануга җәлеп итү. Рәсми яктан бу көн 2008 елда “Ресурслар һәм энергия куллану буенча мәктәп проекты” (SPARE) башлангычы белән истәлекле ителгән иде. Энергия саклау көнен беренче тапкыр бәйрәм итүдә ул чакта 20ләп ил катнашты.

7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Халыкара Олимпия комитетының Сочи шәһәрендә булып узган спорт һәм әйләнә-тирәлек буенча X Бөтендөнья конференциясе эшендә олимпия хәрәкәтеннән, халыкара эшмәкәрлек җәмгыятеннән вәкилләр, экспертлар, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре, барлыгы 400дән артык кеше катнашты. Алар арасында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та бар иде. Үз докладында ул түбәндәгеләрне әйтте:

31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Degremont” Франция компаниясенең Россия буенча директоры Бруна Луае әфәнде белән очрашты. Франция компаниясе вәкилләре Татарстанда шәһәр юынтыларын һәм явым-төшем суларын эшкәртү корылмалары кору белән кызыксынганнар иде. Тәкъдим ителә торган техник алымнар аларның инновацион технологияләр һәм техник чаралар эзләүгә юнәлтелгән үз фәнни тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә нигезләнгән. Компания суларны мембраналы ультрафильтрлау, озонлау һәм зарарсызлау, шулай ук явым-төшемнәрне термик эшкәртү буенча махсус техник алымнар тәкъдим итә.

        Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы күп балалы гаиләләргә бүлеп бирү өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрен тикшерү һәм килештерү буенча эшләр башкара. 2012 елның 1 мартыннан алып Татарстанның 43 муниципаль районында 18311 җир кишәрлеге тикшерелгән, 5525 җир кишәрлеген сайлау килештерелгән, 11184 проба, шул исәптән 10211 атмосфера һавасы пробасы, 489 кар катламы пробасы һәм 484 туфрак пробасы алынган.
Җәмәгатьчелекне “Зәңгәр күлләр” комплекслы дәүләти табигать тыюлыгы территориясендәге яр ныгыту эшләре белән таныштыру максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казанның Авиатөзүчеләр һәм Яңа Савиново районнары администрациясе белән берлектә, 147нче Кадыш авылы мәктәбе бинасында якын-тирә бистәләрдә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров, министрлыкның Экономика һәм инвестицион эшчәнлек идарәсе башлыгы Марат Бакаев очрашуда катнашучыларга башкарылган эшләр турында сөйләделәр, күлләр территориясен арытаба төзекләндерү планнарын схемада күрсәттеләр. Олы Зәңгәр күл янындагы бистәләрдә яшәүчеләр ният ителгән эшләрне уңай бәяләп, рәхмәт белдерделәр.
Татарстанның Биектау районындагы “Учак” балалар савыктыру лагерында яшь биологлар турнирының республика этабының хәлиткеч ярышлары булып узды.Яшь биологлар турниры – биология белән кызыксынучы мәктәп балалары өчен яңа төр ярыш ул. Аны олимпиададан командалы булуы аерып тора.Чарада Казан шәһәреннән һәм Татарстанның муниципаль районнарыннан 18 команда катнашты. Яшь биологлар үз белемнәрен фәнни бәхәсләрдә күрсәттеләр.
Россия индустриягә “яшел” технологияләр иңдерү буенча ЮНИДО проектларын өйрәнү белән кызыксына. Бу турыда Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Ринат Гыйззәтуллин ЮНИДО генераль директоры Ли Юн белән очрашуда белдерде. Ул Россиядә ЮНИДО куәтләренә нигезләнеп һәм илдәге экологик хәлне арытаба яхшырту максатында инновацион һәм “яшел” технологияләр үзәге төзү, экологик проектларны индустриягә, кече һәм урта бизнеска иңдерү башлангычы белән чыкты.
 

Сочи шәһәрендә Халыкара Олимпия Комитетының Спорт һәм әйләнә-тирәлек буенча X бөтендөнья конференциясе башланды. Бу глобаль форум әйләнә-тирәлекне саклау белән шөгыльләнүче олимпия хәрәкәтендә катнашучыларны һәм партнерларны, шул даирәдә эш итүче башка структураларның – хөкүмәтләрнең, халыкара һәм дәүләттән тыш оешмаларның, индустриянең һәм эшлекле даирәләрнең, фәнни тикшеренү институтларының, хәбәр тарату чараларының һ.б. вәкилләрен берләштерә.


25
октябрь, 2013 ел
җомга
Казан шәһәренең Архангел урамында урнашкан “Стройхимсервис” предприятиесе территориясеннән 50 Камаздан артык тимер-бетон эшләнмә калдыклары чыгарылды. Бу табигать саклау законнарын бозу очрагын Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары быел сентябрьдә ачыклаганнар иде. Бүген экологлар территорияне төзекләндерүнең барышын тикшерделәр. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсенең махсус инспекциясе башлыгы Руслан Шакирҗановның әйтүенчә, күп эш эшләнгән, тик җирнең иясе әле территорияне төзекләндерергә, шул исәптән агачлар утыртырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International