Татарстанда яшь биологлар турниры булып узды

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстанның Биектау районындагы “Учак” балалар савыктыру лагерында яшь биологлар турнирының республика этабының хәлиткеч ярышлары булып узды.
Яшь биологлар турниры – биология белән кызыксынучы мәктәп балалары өчен яңа төр ярыш ул. Аны олимпиададан командалы булуы аерып тора.
Чарада Казан шәһәреннән һәм Татарстанның муниципаль районнарыннан 18 команда катнашты. Яшь биологлар үз белемнәрен фәнни бәхәсләрдә күрсәттеләр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны 18нче, 83нче һәм 103нче Казан мәктәпләренең “Дицентра” җыелма командасы һәм 7нче Әлмәт мәктәбенең “Эрудит” командасы яулады. Шәхси зачетта Искәндәр Сабиров һәм Андрей Владимиров иң яхшылар дип танылды. Җиңүчеләргә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының истәлекле бүләкләре тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International