11 ноябрь – Халыкара энергия саклау көне

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
         Бүген бөтен дөньяда Халыкара энергия саклау көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмнең төп максаты – хакимиятләрнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын ресурслардан рациональ файдалануга һәм энергиянең яңармалы чыганакларын куллануга җәлеп итү. Рәсми яктан бу көн 2008 елда “Ресурслар һәм энергия куллану буенча мәктәп проекты” (SPARE) башлангычы белән истәлекле ителгән иде. Энергия саклау көнен беренче тапкыр бәйрәм итүдә ул чакта 20ләп ил катнашты.
         Энергия саклау экономик яктан гына отышлы түгел, ул әйләнә-тирәлеккә йөкләнешне киметергә һәм экологик пычрануны булдырмаска ярдәм итә. Бу көндә барлык илләрдә, шул исәптән Россиядә дә, тематик чаралар, конференцияләр, күргәзмәләр һәм акцияләр үткәрелә. Аларда халыкка энергия саклауның һәм шуңа бәйле чараларның мөһимлеге турында сөйләнелә.
           Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International