Сочида Халыкара Олимпия комитетының спорт һәм әйләнә-тирәлек буенча X Бөтендөнья конференциясе булып узды

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе
Халыкара Олимпия комитетының Сочи шәһәрендә булып узган спорт һәм әйләнә-тирәлек буенча X Бөтендөнья конференциясе эшендә олимпия хәрәкәтеннән, халыкара эшмәкәрлек җәмгыятеннән вәкилләр, экспертлар, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре, барлыгы 400дән артык кеше катнашты. Алар арасында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та бар иде. Үз докладында ул түбәндәгеләрне әйтте:
“2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Казанда югары кимәлдә узды, республика һәм тулаем ил тормышының төрле өлкәләрен үстерүнең хәзерге торышына һәм киләчәгенә тиңдәшсез йогынты ясады. Федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлектә зур күләмле эшләр башкарылды – беренче чиратта шәһәр, транспорт, спорт, кунакханә инфраструктуралары әзерләнде.
Шәһәрнең транспорт логистикасын үстерү юл тыгыннарын киметергә мөмкинлек бирде, бу исә атмосфера һавасы пычрануны шактый нык киметте.
Универсиада үткәрү алдыннан Казан үзендә “Cyclocity” халыкара программасы үрнәгендә оештырылган яңа “Veli’K” велосипед прокаты системасын кулланышка керткән беренче Россия шәһәре булды. Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү Универсиадага әзерлекнең аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Бу бурычны үтәү өчен, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Игорь Шувалов йөкләмәсе буенча, Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү барышында әйләнә-тирәлекне саклау концепциясе проекты эшләнде һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан якланды.
Концепция кысаларында, Россия табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәме белән, әйләнә-тирәлекнең пычрануына мониторинг челтәрен киңәйтү буенча берничә чара үткәрелде. Росгидромет мониторингы челтәренә ике атмосфера һавасы пычрануга автоматик контроль станциясе кертү һәм комплекслы лабораторияне техник яңарту (министрлыкның гамәлдәге дүрт автоматик станциясе һәм ике күчмә экологик лабораториясе белән бергә) әйләнә-тирәлекнең торышы буенча актуаль белешмәләрне шәһәрнең тагы да зуррак территориясеннән оператив төстә алуны көчәйтергә мөмкинлек бирде.
Казанда шәһәрнең Универсиада ярышлары үткәреләсе мөһим су объектларының – Урта Кабан күленең һәм Казансу елгасының ярларын ныгыту чаралары да оештырылды.
Казанның экологик торышын яхшырту өчен шәһәрне яшелләндерү буенча тиңдәшсез күләмле “100 сквер”, “Яшел рекорд” акцияләре үткәрелде, аларга шәһәр халкы актив кушылды. Шулай ук яңгыр суларын чистарту системаларын төзү эшләре тизләтелде. Калдыкларны аерым җыю башлап җибәрелде.
Әйләнә-тирәлекнең торышы һәм шәһәр тирәлегенең тулаем иминлеге сыйфат ягыннан яхшырды: атмосфера һавасын һәм су объектларын пычрату кимеде, яшелләндерелгән территорияләр өлеше шактый артты, калдыклар белән эш итү өлкәсенә яңача алымнар кертелде. “Яшел” стандартлар иңдерүгә башлангыч бирелде.
Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү нәтиҗәсендә калган мирастан Казан арытаба да файдаланачак. Мәсәлән – 2015 елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын әзерләгәндә”, – дип белдерде Рөстәм Камалов.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International