«Калдыклар рециклингы» XIV Халыкара фәнни-практик конференциясе

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
        2013 елның 4-7 декабрендә Санкт-Петербургта “Калдыклар рециклингы” дигән XIV Халыкара фәнни-практик конференция уздырыла. Аның максаты – региональ, муниципаль хакимият органнарына һәм эшмәкәрлек җәмгыятьләренә практик тәҗрибә һәм белешмәләр алмашу, хезмәттәшлек турында сөйләшүләр үткәрү, Россиядә һәм дөньяда калдыклар арту һәм табигать пычрану белән бәйле хәвеф һәм янауларга фәнни нигезләнгән җаваплар алу буенча ярдәм күрсәтү.
         Анда катнашырга җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә эшләүче коммерция, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре; җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, ташу, эшкәртү, әйләнешкә кайтару, утильләштерү, зарарсызлау, юк итү, күмү өчен җиһазлар һәм махсус техника җитештерүчеләр һәм таратучылар; икенчел чималдан продукция җитештерүчеләр; юридик, инвестицион һәм консалтинг компанияләре; закон чыгаручы хакимият органнары депутатлары, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендәге экологик оешмалар вәкилләре чакырыла.
         Конференциядә региональ һәм муниципаль хакимият органнары өчен, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр өчен кызыклы булган мәсьәләләр тикшереләчәк.
Конференция турында тулырак белешмәләр www.wasterecycling.ru сайтында.
         Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International