«Зәңгәр күлләр» табигать тыюлыгын төзекләндерү эшләре тикшерелде

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Җәмәгатьчелекне “Зәңгәр күлләр” комплекслы дәүләти табигать тыюлыгы территориясендәге яр ныгыту эшләре белән таныштыру максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казанның Авиатөзүчеләр һәм Яңа Савиново районнары администрациясе белән берлектә, 147нче Кадыш авылы мәктәбе бинасында якын-тирә бистәләрдә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров, министрлыкның Экономика һәм инвестицион эшчәнлек идарәсе башлыгы Марат Бакаев очрашуда катнашучыларга башкарылган эшләр турында сөйләделәр, күлләр территориясен арытаба төзекләндерү планнарын схемада күрсәттеләр. Олы Зәңгәр күл янындагы бистәләрдә яшәүчеләр ният ителгән эшләрне уңай бәяләп, рәхмәт белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International