Экология министры Артем Сидоров Франция компаниясе «Degremont» вәкилләре белән очрашты

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
          Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Degremont” Франция компаниясенең Россия буенча директоры Бруна Луае әфәнде белән очрашты. Франция компаниясе вәкилләре Татарстанда шәһәр юынтыларын һәм явым-төшем суларын эшкәртү корылмалары кору белән кызыксынганнар иде. Тәкъдим ителә торган техник алымнар аларның инновацион технологияләр һәм техник чаралар эзләүгә юнәлтелгән үз фәнни тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә нигезләнгән. Компания суларны мембраналы ультрафильтрлау, озонлау һәм зарарсызлау, шулай ук явым-төшемнәрне термик эшкәртү буенча махсус техник алымнар тәкъдим итә.
          Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоровның әйтүенчә, Татарстанда юынты суларны чистарту өлкәсендә нәтиҗәле инновацион чаралар эзләүгә аеруча игътибар бирелә. Республика өчен бигрәк тә чистарту корылмаларындагы токсик, әйләнә-тирәлеккә, беренче чиратта су объектларына потенциаль куркынычлы юынты су утырымнарын аз калдыклы һәм калдыксыз утильләштерү технологияләре кызыклы. Чистарту корылмаларының нәтиҗәле эшләве Татарстан Республикасының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә хәлиткеч фактор булып тора.
          Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International