Россия индустриягә «яшел» технологияләр иңдерү буенча ЮНИДО тәҗрибәсе белән кызыксына

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Россия индустриягә “яшел” технологияләр иңдерү буенча ЮНИДО проектларын өйрәнү белән кызыксына. Бу турыда Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Ринат Гыйззәтуллин ЮНИДО генераль директоры Ли Юн белән очрашуда белдерде. Ул Россиядә ЮНИДО куәтләренә нигезләнеп һәм илдәге экологик хәлне арытаба яхшырту максатында инновацион һәм “яшел” технологияләр үзәге төзү, экологик проектларны индустриягә, кече һәм урта бизнеска иңдерү башлангычы белән чыкты.
Ли Юнның әйтүенчә, ЮНИДО һәм Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы уртактан 30лап проектны тормышка ашырганнар. “Бу проектлар өстендә эшләүнең уңышлыгы, шул исәптән “чиста” һәм инновацион җитештерү концепцияләрен уңышлы иңдерү безне арытаба да тыгыз хезмәттәшлеккә этәрә”, – диде ул. Инновацион һәм “яшел” технологияләр үзәге төзү идеясенә кушылып, Ли Юн ЮНИДО халыкара индустриаль хезмәттәшлек үзәге потенциалын файдалану мөмкинлеген тикшерергә вәгъдә итте.
Белешмәләр Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы сайтыннан
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International